Попляр җырчы Мөнир Рахмаев үзен һәм гаиләсен ни рәвешле коронавирустан саклавы хакында сөйләде.
-Бөтендөнья буйлап коронавирус тарала. Мин һәм гаиләм үзебезне сакларга булдык. Һәрвакыт кулларыгызны юып йөрегез, кешеләр күп җыелган урыннарда булмагыз, кул биреп исәнләшмәскә тырышыгыз. Сәламәтлек — ул иң мөһиме, — ди җырчы.