Җырчы Миләүшә Сафина Инстаграм сәхифәсендә кызы Мәрьям һәм улы Данияр турында “киңәш” бирүчеләргә җавабын язды. Эш шунда, улы туганнан соң, Миләүшә Мәрьямне вакытлыча әнисе янына Балтачка кайтарды. Дөрес, ул кызын Казанга еш алып килә.

“Мәрьямнең вакытлыча безнең белән бергә яшәмәве, үземне тулысынча яңа туган улыбызга багышлавым Мәрьямне оныттым, бер баланы икенчесеннән артыграк яратам, мин — начар әни дигән сүз түгел.

Мин баласы өчен күкрәгеннән йөрәген өзеп бирердәй аналарның берсе. Мәрьямне улымны яраткан кебек үк өзелеп яратам. Кечкенә улыбызның берни аңламавы аркасында аңа игътибарны азрак бирергә, дип киңәш бирүчеләргә шаккатам. Нинди сафсата бу? Ничек башларына килә мондый уй? Хәтта ирләр дә кечкенә баланың никадәр көч һәм игътибар таләп итүен аңларга сәләтле.

Мин гаиләм өчен ничек яхшырак буласын үзем беләм. Киңәш биргәнче, башта минем гомерне яшәп карарга кирәк”, — дип язган Миләүшә.

 

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

2 × 4 =