Казаннан Мәскәүгә күченгән җырчы Мәликә Разакова башкалада кул кушырып утырмый. Әле җырлый, әле кинода төшә, әле кызыклы чараларда катнаша. Шундый чараларның берсе Мәскәүдән читтә — Кырым ярымутравында узган. «Таврида» дип аталган яшьләр форумына иҗади егетләр һәм кызлар җыелган.

Бу хәл нәкъ бер ай элек була. Әмма мәгълүмат әле генә пәйда булды. «Таврида»га кунакка Россия президенты Владимир Путин килгән. «Садко» спектаклен ул Мәликә белән бергә беренче рәттә утырып караган. Алай гына да түгел, Мәликә белән кулын биреп исәнләшкән. Путин белән исәнләшүчеләр күп, әмма утырган килеш исәнләшүчеләр күп түгелдер.

Берәр кайчан сезгә дә президент белән янәшә утырырга туры килсә, «Артистлар.ру» 3 киңәш бирә:

1. Дулкынланмагыз, тынычлык саклагыз.

2. Һәрвакыт елмаегыз.

3. Гәүдәгезне ә-әз генә президентка табарак борып утырыгыз.

2

 

1

 

  1. сәфәрче:

    адашым Асылгәрәйнең җыры искә төште… Әй күбәләк, күбәләк, күбәләк….
    Безнекеләр кемнән ким — булдыралар!!!

  2. Булат:

    Путиннын сул жилкэсе артында торучылар завидовать итеп торалар безнен асылташыбызга

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

один × пять =