Әле көзен генә Лилия Муллагалиева һәм Айгөл Бариева инстаграмга ятакта ярымшәрә килеш төшкән фотоларын урнаштырып интернетта зур гауга чыгарган иде. Күп көтәсе булмады: яңа фотолар чыкты. Бу юлы җырчылар интернетка гаиләләре белән бергә мунча кергәндә төшкән ярымшәрә фотолар урнаштырган.
Фотолардан аңлашылганча, Айгөл Бариева гаиләсе Яңа ел бәйрәмнәрендә Лилия Муллагалиевалар янына кунакка килгән. Ял итәләр, бергәләп мунча да керәләр.
«Рәхмәт кунакчыл, якын дусларыбызга. Күңелле, җылы очрашу иде. Яңа мунчаларын да яңарттык! Бигрәк тырышлар, уңган-булган үзләре! Исән сау, рәхәтен күреп, тигез, озын гомерләрдә яшәгез дусларыбыз!» — дип яза Айгөл Бариева.
Лилия Муллагалиева исә: «Җиңел пар белән безне! Мунчаны яңартык. Сөлгеләр уралган. Тагын әллә ниләр башыгызга килмәсен», — дип тә өстәгән.