Танылган шагыйрә һәм алып баручы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдә мошенниклар белән арашалу тарихын язган. Мошенниклар аркасында ул чак кына акчаларын югалтмый калган.


«Ярты ел элек «Саклык» банкыннан шалтыраттылар:
«Сезнең исемгә кредит алырга җыеналар, бу дөресме?»;
«Паспорт мәгълүматларын нинди чит кешеләргә бирдегез?»;
«Картагыздагы бөтен акчаны саклау өчен тырышырга кирәк»;
«Телефонны куя күрмәгез, бөтен акчагызны башка кеше алачак»;

«Ышанмасагыз, хәзер 900 номерыннан код җибәрәбез»; (һәм чыннан да 900 номерыннан код килде).
Шуның ише сөйләшү башланды. Бу сөйләшүдән 10 минут эчендә юләрләнә яздым. Телефонны куярга да куркыныч — акча чынлап башка кешегә күчсә… Боларга ышанып та бөтен мәгълүматны әйтеп булмый — бәлки үзләре караклардыр. Өй салырга дигән бөтен акча әкренләп шунда җыела иде. Нишләргә белмәгәндә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм да, акылга түгел, интуициягә таянып эшли торган гадәтем бар. Бу юлы да шулай иттем. Телефонны куя күрмәгез дип кисәтүләренә карамастан, телефонны куйдым. Уф! Аллага шөкер. Ярый куйганмын.

Тиз генә картада акча бармы-юкмы икәнен тикшердем. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә саклады. Аларга ышанган булсам, чыннан да бөтен акча юкка чыгачак иде. Шуңа күрә сак булыгыз, дусларым. Аңлыйм, монда «Саклык» банкының бер гаебе дә юк. Нишлисең бит, кем күбрәк алдый ала — шулай акча эшли торган заманада яшибез. Сезгә дә шулай шалтыратканнары бармы?» — дип яза Ләйлә Дәүләтова.

Тамашачылары аңа болай дип җавап язган:
«Мин мошенниклар белән татарча сөйләшә башлыйм. Алар телефонны куя»,
«Абау! Шулай озак телефоннан сөйләшеп торсаң, акчаңны алалармыни?»

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

два × 1 =