«Адәм белән Һава» тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенә яуган сорауларга җавап бирер өчен инстаграмда яңа рубрика ачмакчы. Бу рубрикага исем сайлар өчен ул язылучыларына да мөрәҗәгать иткән. Иң ошаганы «Бер сорауга мең җавап» булган.
«Директтагы мең төрле сорауга җавап бирә башлыйм, дип вәгъдә иткән идем. Рубрикага бергәләп исем эзләдек. Сез тәкъдим иткән вариантларның барысы да кызыклы иде. Арада иң ошаганы ‒ бер сорауга мең җавап. Чыннан да, бер сорауга мең төрле җавап бирергә була. Хәзер инде сорауларыгызны көтәм, дусларым. Ләкин директка түгел, монда. Иң кызыклыларына аерым тукталып, чын йөрәктән җавап бирергә тыршырмын», дип уртаклаша Ләйлә Дәүләтова.