Татар актеры, Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры.

Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган. Балачак еллары сугыш чорында уза. Үсмер чаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Төзүчеләр бригадиры булып хезмәт юлыннан барган яшь егетне табигый сәләте Казанга театр училищесына җиткергән. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1966 елдан бирле эшли. Хәлил Зәки улы Мәхмүтов 1970 нче елларында Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, театр училищесында студентларга белем бирә, аларның остазы була. Озак вакыт авырганнан соң 2012 елның 28 сентябрендә вафат.

Төп рольләре:

Туктаров — Туфан Миңнуллин, «Үзебез сайлаган язмыш»
Малик — Илдар Юзеев, «Кыр казлары артыннан»
Хәйретдин — Фәтхи Бурнаш, «Яшь йөрәкләр»
Иртуган — Туфан Миңнуллин, «Без бит авыл малае»
Күрән би — Нурихан Фәттах, «Итил суы ака торур»
Кәрим — Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи, «Башмагым»
Николай Александрович — Кәрим Тинчурин, «Сакла, шартламасын!»

tt.wikipedia.org

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

20 + 5 =