Хәния Фәрхинең туганы дошман хәнҗәреннән үлгән. Бу хакта аның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.
«Бу рәхимсез кайгы көненә күп вакытлар үтте. Җиребезне ап-ак карларга күмеп, 28нче ел кышлар килде. Синсез генә сулар акты, салкын боз катламын тишеп, ап-ак умырзаялар чәчәк атты. Синсез генә ак каеннар яфрак ярды, синсез генә син кочагыңа алып, үз күкрәгеңдә үстергән кебек, үзең чәчкән басуларыңда күкрәп иген үсте. Шул кадәрле ярата идең үз эшеңне, чын җир хуҗасы идең, абыем-кадерлем.

Яшел уҗым басулары, тулган башакларны күреп, күзеңнән яшьләр тамар иде. Өйләнеп, күрше авылда үзаллы яши башлаган елларда, туган авылга, безнең янга, «әнинең чәен эчергә», дип «Восход» мотоциклында ничә тапкырлар әйләнеп киткәнең әле дә хәтеремдә. Күрер күзгә усал, кырыс күренсә дә, ярата иде ул безне, бик ярата иде. «Фирузка-кукурзка» дип, көчле куллары белән күтәреп ала да күккә чөяр иде. Эчкерсез, саф күңелле, туган җанлы абыем минем…

28 ел йөрәгемнән кан саркый. Синең йөрәгеңдәге хәнҗәр яралары әллә миңа күчкәнме? Уйласам, уйларым чуала, җырласам, сүзләр башка, бу хәсрәт-кайгыларга ничекләр түзмәк кирәк?!
Еллар үтү белән кабер туфрагы суына, мәрхүмнәр онытыла, диләр. Юк, юк, дөрес түгел бу. Исләремә төшеп, төшләремә кереп, бәгыремне телгәлисең, үзәгемне өзәсең. Мин ышанам, мин инанам, күкләргә карап ялварам. Бу дөньялык булган кебек, мәңгелек тормышның да булганына ышанам. «Кеше кулыннан мәрхүм булганнар — шәһит алар, җаннары оҗмахта булыр», диләр. Иншә Аллаһ, шулай булуына иманым камил.

Ә инде кеше җанын кыйганнарга җәһәннәм уты фарыз. Аларга бу дөньяда да, мәңгелек дөньяда да ярлыкау юк.

Үлем дигән ачы хәсрәт беркемнең дә гаиләсен урап үтми. Әмма беркем дә булмаган, тормышта үз кыйбласын тапмаган мәхлук җаннарның салкын корал тотып, арыслан кебек ир-узаманын, гаилә башлыгын, газиз улны, сөекле туганның гомеренә кул сузучыларны мескен бөҗәк белән тиңләп сытып изәсем килә! Әмма аларга хәтта бу хөкем дә аз, чөнки алар инде безгә кадерлебезне яңадан кайтара алмый.

28 ел үтсә дә, зират эчендә синең каберең һаман да иң зуры, иң калкуы булып күренеп тора. Беренчеләрдән булып Кояшым сиңа үз төсең белән, нәкъ үзең карап торгандай таш мәрмәрдән биек һәйкәл эшләтте. «Авылыбыз беткәндә дә Нурисламыбызның мәңгелек йорты югалмас», — диде.
Югалмас та, онытылмас та синең якты эзең, нурлы йөзең, кадерлем! Якты рухың синең туган ягыңда, туганнарыңда, хезмәтеңдә, синең кызларыңда, онык-туруннарыңда мәңге сакланыр!»

Фото: гаилә архивыннан.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

13 − десять =