Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова «Яшьләр-Онлайн» тапшыруында кунакта булды. Иҗат, тормыш турындагы сөйләшүләр арасында Илсөя һәм Илфакның мөнәсәбәтләре турында да сүз кузгатылды. Ир белән хатын буларак түгел, ә продюсер һәм җырчы буларак. Тапшырудан өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез:

— Ир белән хатынның аерылышуы җырчы белән продюсерның мөнәсәбәтләренә йогынты ясамадымы?

— Мин хәзер тәгаен генә бу сорауга җавап бирә алмыйм. Чөнки әле соңгы моментларга кадәр мин бүтән төрле фикердә булсам, хәзер фикерем бераз үзгәрә торган вакыт. 

— Димәк, ниндидер аңлашылмаучанлыклар бар әле?

— Ялганлап сөйли белмим, дөресен сөйлисем килми.

Бу әңгәмәдән, әлбәттә, күп нәрсә аңлашылмый. Киресенчә, тагын да күбрәк сораулар туа. Һәрхәлдә, Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов мөнәсәбәтендә бар да яхшы булсын иде дип теләп калабыз.

  1. сәфәрче:

    Хатын- кызның алда ни күрәчәген вә ни теләчәген бер Ходай тәгалә генә белә. Ә аның бүгенге иҗатын вә иртәгесен шайтан үзе дә аңламас һәм аралый алмас… Икесе дә изге нияттә булсыннар.

  2. мосафир:

    илсия дә » 40лы такта»га әйләнеп бара икәәәән…

  3. сәфәрче:

    мосафир , Илсөя — ни дисәң дә, сандугач.. Тик менә таңнарында утырып сайраган ботагы вә таянычы булган агачы — алмагачмы? Юкә микән , талмы икән? Яисә каткан юан имән ботагымы? Әллә Илһам ага утырткан яшь наратмы?
    Ата-баба, гадәттә 40 лы тактаны февральдә киселгән кара чыршыдан телгән. Телең бүлешә белмәгән көнче күбәләкнекенә охшаааган….

  4. Ильяс:

    Кем генэ ничек кенэ чэйнэмэделэр Инде,хэрберегез узегезнен тормышыгызда кутегезне генэ кысып утырсагыз иде сез…
    А Илсоя молодис ул,настоящий мишэр,узегезне шулай чэйнэп йорсэлэр артыгыздан,алдыгыздан нишлэр идегез микэн???

  5. дания:

    Таза хатын шэп хатын дип жырламый башлады.узе ябыккач.ябыкларнын хэлен анлады нихаять!

  6. сәфәрче:

    Комментлар — күпчелек ирләр, аларда көнчелек кимрәк.
    Димәк, яшисең әле, сеңел, гөрләтеп вә җырла әле дөньяларын шаулатып, ир-ат күңелен кузгалтып һәм йоклаганың уятып…….

  7. ЖЫРЧЫ ШУЛАЙ БУЛА МЕНИ?ТАГЫН ПИАР УЙЛАП ТАПТЫЛАР ИНДЕ-КЕШЕНЕ КЫЗЫКСЫНЫП КОНЦЕРТКА ТАРТЫРГА!

  8. сәфәрче:

    Ильяс әфәнде, уйлап бетереп вә дөрес итеп кенә яз, ату — ни яз, ни көз. Хатын- кызны алдыннан вә аннан артыннан чәйнәп тә була мени? Ә менә Лиоли , ичмасам, булдыра. Бәлки, алдыннан — арты ямьледер…

  9. Татар кызы:

    Бер тапшыруда Илфак Шиһаповның «Аллага шөкер, хатыннан аерылдым» дип, берничә тапкыр кабатлаганын ишеткәч, ул кешегә карашым узгәрде. Илсөя аннан яхшыны табар, ә ул аның кебекне таба алыр микән?

  10. Илсөяне жырчы итеп син танымасан да халык таный. Син беркем дэ тугел кешегэ бэя куярга. Продюсеры гел бер темага гына жырлатканга Илсөя гаепле тугел. Энэ хэзер халык жырларын узэккэ утэрлек итеп жырлый. Держись, Илсөя!!! Без сине яратабыз!!!

  11. Бер кеше:

    Җенем сөйми шул Илфак Шиhапов дигән әдамне)) Илсөя аннан аерылгач бигрәк матурланып китте. Унышлар сиңа Илсөя!!!

  12. сәфәрче:

    Нишләп әле монда берәү үзен — кеше, ә Илфак исемле ир-атны — әдәм дип атый?? Җитмәсә әле аны җене дә сөйми икән.
    Җенең иманлымы соң? Икесенең күңеленә дә Ходай тәгалә матур теләкләр һәм изге ният иңдерсен….

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

12 + три =