Илсөя Бәдретдинова 2019 елга нәтиҗәләр ясаган. Бу хакта җырчы Инстаграмдагы үзенең шәхси аккаунтында белдерде.

1. Яңа елга кадәр 100гә якын концерт куелды.

2. 8000 артык халык җыеп, туган авылым Иске Шөгердә » И.Б бәйрәм» узды.

3. Авылым әби-бабайларын җыеп, корбан чалынды.

4. Өемә дә Коръән ашы укытылды.

5. Үзем теләгәнчә ике клип төшерелде ( » Юри генә», » Гафу ит, әнкәй»)

6. Улым Нариман ныклап тренер белән шөгыльләнеп, теләгән максатларына иреште. 10 класста өчлесез генә укып йөрибез.

7. Хәйриягә китәргә тиешле сумманы таратып бетердем.

8. Апаларым,туганнарым, дусларым исән-сау!

9. Яңа программага җырларым әзерләнә,костюмнар тегелә!

10. » Милли премия» — иң яхшы төркем

11.» Туган тел» ( Уфа)премиясендә — иң яхшы концерт программасы » Атказанмаган» , дип табылды.

12. » Ел җыры» ( Уфа) » Гафу иҗ,әнкәй» җырына тапшырылды.

13.Өчпочмакны үзем пешерәм. Битемә дә…башка җирләремә дә операция ясатмадым.

Рәхмәт минем иҗатны үз иткән, зурлаган тамашачыларыбызга! Рәхмәт гел янымда булган дусларга,туганнарга, ярты күз карашымнан аңлап тора торган «И.Б» төркемемә! Чынлыкта эшләрем җайлы барсын өчен күп кеше тырыша:

Беренчедән, җырлар авторларым рәхмәт сезгә! Аранжировка авторларым: Ильдус Давлянов , Адель Хамзин! төркемемнең директоры: Гүзәл Аликовна  Дизайнерым: Алина Бадретдинова Визажистым: Вера Григорьева! Фотографым: Катя Кнопикова! Клип авторларым ! Төрле регионнарда эшләүче администраторларым! Авылым сельсовет башлыгы Лилия Шигапова! Алдагы елларда да бергә-бергә яндырып эшләргә язсын!!! Барыгызны да бик хөрмәт итәм!!!» ди Илсөя Бәдретдинова.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

13 + пятнадцать =