Җырчы Илназ Гарипов үзенең сыны рәвешендә ясалган торт белән сыйланган. Сыйланган тортның фотосы белән Илназ үзенең Инстаграмында бүлеште. Түгәрәк тортның уртасында микрофон тоткан җырчы егет басып тора, ә тортны “Ильназ Гарипов” дигән язу белән әйләндереп алганнар.

Күчтәнәчне Илназның фанатларының чираттагы сюрпризы дип уйлап куючылар да булгандыр… Ләкин бу юлы аның иҗатташ дуслары өлгерерәк булып чыкты. Әлеге торт Илназга иҗатташ дусларыннан бүләк. Гади генә бүләк түгел, ә туган көн бүләге! Әйе, Илназ Гарипов 2 ноябрь көнне үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен бәйрәм итте!

Иҗатташ дусларына кушылып без дә Илназны бәйрәме белән котлыйбыз! Бәхетле гомер, иҗатыңда уңышлар һәм табыннарының һәрчак сый-нигъмәткә тулып торуын теләп калабыз.

orig

  1. сәфәрче:

    Эх, дуслар!! Әллә дуслары арасында вә Казаныбызда алтын куллы аш-су осталары беткәнме!? Хатын- кыз кулы һәм күңел җылысы тимәгән бу тортка вә өстендәге сынга. Шуңа да, сынлы сәнгать әсәре түгел, ә кытай штамповкасы гына килеп чыккан түгелме?
    Сәнгать әһелләренә сәнәгатьчеләр хатасын кабатларга кирәкмәстер, халкыбыз кәнәгать булмас бит…
    Илназны һәм дусларын үткән бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Туй да бәйрәм дә бер дә дөмберсез булмас диләр. Иң мөһиме- күңелле!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

13 − 7 =