Илназ Баһ гаиләсе белән Төркиядә ял иткәндә күңелсез хәлгә тарыган. Җырчыларны билгесез затлар талаган. Бу хакта Илназ инстаграмда хәбәр итә.

Быел 10 еллык юбилейларын билгеләп үтүче артистлар гаиләсе шул форсаттан җыелып дингезгә ял итәргә барырга булган.

«Бар да яхшы, күңелле, рәхәт… Тик менә бүген бөтен кәефне төшерделәр, — ди гаилә башлыгы. — Туйда бер беребезгә бүләк иткән туй балдакларын һәм Гүзәлгә бик кадерле булган алтын йөзекләрен бүлмәдән урлаганнар.

Шунысы кызык, акчалар, паспортлар, телефон, планшет — бар да урынында, тимәгәннәр. Илназның туй балдагы муенсага тагылган булган, муенсаны (цепочка) калдырганнар — йөзеген юк.

«Ишеткәнемчә, Төркиядә каракларны нык җәзалыйлар. Без дә шуңа ышанып, шуны уйлап әллә ни борчылмадык… Ә зрәәәә…» дип уфтана җырчылар.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

4 × пять =