Илназ Баһ инстаграмда яңа видеосы белән бүлеште. Ул салкын җилдә җырлый-җырлый әрем себеркеләре әзерли.
«Электән әрем себеркесе бәйләгәннәр. Менә мин дә малайларга бәйләп күрсәтәм әле. Мунчада махсус урын әзерләдем. Мичкә эссе салгач, шунда мини себеркене салып куям, әрем исе мунчага тарала. Тын юллары өчен бик файдалы», — ди җырчы.
Инстачылар да аны хуплап, файдасын күрүләре турында яза.
«Җырлый-җырлый җыйгач файдалырактыр инде?» — дип тә шаярталар.
Посмотреть эту публикацию в Instagram