Һидаят Айниятулла улы Солтанов (1915 – 2009) – Татар академия театры артисты, ТАССРның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Һидаят Солтанов 1915 елның 30 ноябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Үбие авылында туа. 1937 елда Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Ташкент татар театрында, 1940 елда Башкортстанның Яңавыл татар театрында артист булып эшли.

Һидаят Солтанов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

1947 елдан Һ.А.Солтанов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Ярты гасыр дәвамында татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, ул татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә йөздән артык образ тудырган. М.Фәйзинең «Галиябану» спектаклендә Исмәгыйль, Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә Гыйният, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Җиһанша, Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» спектаклендә Вәли Хәсәнов, Б.Горбатовның «Бер төн»ендә Богатырев, К.Симоновның «Көннәр һәм төннәр» спектаклендә Бабченко, Т.Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» спектаклендә Газизов, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Евстигней образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.

http://tt.wikipedia.org

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

четыре × один =