Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 январенда Татарстанның хәзерге Сарман районы Иске Теләнче авылында крестьян гаиләсендә туган. Бала чагы Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясендә уза, шунда башлангыч, Хуҗамәт авылында җидееллык мәктәпне, аннары Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. 1945—1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлап чыккач, берничә ел Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакторы, соңыннан (1952—1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшли. 1964—1965 елларда ул яңадан радиокомитетта — музыкаль тапшырулар редакторы хезмәтендә. 1965—1966 елларда исә Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры булып тора. 1973 елдан алып 1983 елга кадәр Г. Зәйнашева Татарстан китап нәшриятында кадрлар инспекторы вазифасын башкара.

Г. Зәйнашеваның беренче шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм үзешчән драма коллективлары өчен язган пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыга. 1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә, шул ук елда «Рамай» дигән пьесасы халык театрлары сәхнәләрендә уйнала башлый. Хәзерге көндә Г. Зәйнашева дистәдән артык китап авторы. Ул бигрәк тә җырлар язуда актив эшли. Татарстан һәм Башкорстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең илледән артык җыры музыкага салынган. Аларның байтагы, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессиональ җырчыларның озак еллар буе башкарылып килгән тотрыклы репертуарын тәшкил итә. Ватанга, Туган илгә багышланган «Туган җирем—Татарстан» (А. Ключарев музыкасы), «Китмә, сандугач» (Р. Яхин музыкасы), «Менәргә иде Урал тауларына» (М. Мозаффаров музыкасы), «Үз илемдә» (С. Садыйкова музыкасы), мәхәббәткә багышланган «Зәңгәр төймә» (халык көе), «Күл буена килсәң иде» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Яшь гомер» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Б. Гайсин музыкасы) һәм балаларга багышланганнардан «Кояш гомере» (Ф. Әхмәдиев музыкасы) кебек җырлар Г. Зәйнашева поэзиясенең музыкаль образларга бай булуын һәм бу музыкаль образларның халык җырлары традицияләренә барып тоташуын күрсәтеп торалар.
Г. Зәйнашева—1969 елдан СССР Язучылар союзы члены.

http://fajdali.narod.ru/zajnasheva.html

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

семь + одиннадцать =