Узган атнадагы 6 сәгатьтән артык барган ТМТВ премиясе концерты алып баручы Гөлназ Сәфәрованы аяксыз калдырган. Кигән туфлиләре уңайсыз булганлыктан, алар аның аякларын яралап бетергән.
«Аякларымны күрсәтсәм, күпләрегез куркуга калыр. Аякларымда канлы яралар. Кигән туфлиләрем матур булса да, нык уңайсыз, каты иде. Премия ахырына таба авыртудан улардай булдым, аяк бармакларым тоймый башлады, ничек түзгәнемне үзем генә беләм», ди Гөлназ.
Аяклары авыртуыннан алып баручыны йомшак оекбашлар гына коткара, күрәсең, «Әби бәйләгән чәпәләйдән дә йомшак нәрсә юк. Сез чәпәләйнең нәрсә икәнен беләсезме ул?», дип сорый Гөлназ.