Шушы көннәрдә җәмәгатьчелек Әниләр көнен бәйрәм итте. Чәчәк һәм бүләк кибетләре товар сатып калды, ватсап һәм контактлар котлау спамнары белән тулды. Шулай да, иң матур бәйрәмнәрнең берседер бу — Әниләр көне.

Кайбер әниләр аеруча зур хөрмәткә ия. Берүәзе 5 талантлы кыз үстергән Зөлфия Мансур шундыйлардан. Әниләр көне уңаеннан, менә шушындый фотога ия булдык. Күргәнегезчә, бу сурәттә нибары 4 кыз.

1

Сул якта кем? Уң якта? Коляскада кем күңелсезләнеп утыра? Әнисе кулында кем? Кызларның кайсысын таныдыгыз, языгыз әле.

«Подсказка» бирәбез: бу фотода Гөлсу әле әнисе карынында, шуңа күрә дүрт кыз гына кадрга кергән. Калганнарын әйтәсезме?

  1. Каримова Лилия Уразбахта):

    Сул якта Рәфинә, уң якта Резидә,коляскада Люция, әнисенең кулында Илсөя, карынында Гөлсу.

  2. фэндэрия:

    сул якта — Рэфинэ , унда — Резедэ , коляскада — Люция , Золфия ханым кулында — Эйшэ…

  3. сәфәрче:

    Кәрим кызы Лилия вә гыйлем иясе Фәндәрия! Сабыр булыгыз инде бераз, бер- берегезне уздырып, лыкылдамагыз вә бакылдамагыз, зинһар..
    Күрәсез, Ананың вә ике олы кызның авызлары йомык вә күзләре — моңсу…
    Аллаһу тәгаләдән кала, фани дөньяда туган һәр бала өчен, үз анасы — бердәнбер. Барча хатын — кызларыбызга да Ана булу бәхетен бирсен һәм ләззәтен татырга насыйп итсен Ходай тәгалә!!!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

один × три =