Гүзәл Уразова бу көннәрдә аш бүлмәсендә мәш килүе хакында язып чыккан. «Бүген бездә, балалар соравы буенча, пицца һәм алма пирогы. Хәзер иртәгә нәрсә пешерергә дип, теләкләрен яудырып утыралар. Вәт рәхәт чаклар!» — ди ул.
Тамашачылары арасынан берсе аңа: «Тапкансыз мактаныр нәрсә. Әйе, сезнең акчагыз күп бит, нәрсә телисез, шуны пешерә аласыз, ә башкалар исен иснәп утырсыннармы?» — дип комментарий калдырган.
«Эшләргә кирәк, берсенә дә китереп бирмиләр», — дип җавап кайтарган аңа Гүзәл Уразова.
«Шарлотка пешерергә күп акча кирәкми. Теләк кенә кирәк», «Дөрес әйтәсез, күктән акча яуганны көтеп ятсаң, теләгән ризыгыңны ашый алмыйсың инде. Бу заманда ялкау булмаган кешегә эш табуы кыен түгел», — дип яклаганнар җырчыны.