Артистлар гел яңалык, тамашалары белән сөендереп тора. Илсөя Бәдретдинова «ИБ-бәйрәм», Әбри Хәбриев «МүлмәFest» оештырды. Фирдүс Тямаев та шундый үзенчәлекле бәйрәмне өченче тапкыр үткәрде. Быел да җырчының туган авылы Түбән Норлатта гөрләп «ТямаевFEST» үтте.

 

«Авылдашлар, килгән кунаклар, бәйрәмне өченче тапкыр үткәрәбез. Гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмыйча, аларны искә төшереп, «ТямаевFEST»ны оештырырга булдык. Бәйрәмебез елдан-ел матурая бара, кунаклар күбәя. Былтыр җиде мең кеше булды. Аллаһы Тәгалә шундый матур көн бирде. Бәйрәмебез гөрләп бара! Ул безнең Түбән Норлатыбызны тагы да берләштерде, дуслаштырды», — ди җырчы. Фирдүс белдерүенчә, бәйрәмдә егерме меңгә якын халык булган.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

17 + пятнадцать =