Популяр җырчы Фирдүс Тямаев беренче тапкыр «Алтын барс» премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын — авылдан килгән әнисен дә чакырган. «Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел», — дип сөйләде Фирдүс.

Җырчы әлеге хатирәләре белән бүген узган матбугат конференциясендә уртаклашты. 17 декабрь көнне «Пирамида»да узачак «Татар җыры» фестиваленә багышланган әлеге чарада шулай ук Хәния Фәрхи, Артур-Марат дуэты, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов кебек җырчылар да бар иде. Очрашу 2 сәгатькә якын дәвам итте. Конференция тәмамлангач журналистларны өчпочмак, чәк-чәк кебек тәмле ризыклар белән сыйладалыр. «Артистлар.ру» хәбәрчесе аеруча хуш исле каһвәдән мәмнүн калды.

  1. сәфәрче:

    Мәҗнүн хәләте. Тик, Мәҗнүннеке — кайнар хистән, ә хәбәрченеке — хуш истән. Кыскасы, сорау нәрсә булса — хәләт, кем булса — исерек… Белмим тагын — ни дияр бит, күпне күргән әбекәең…

  2. Алтынбай:

    Менэ иптэштэр ,шушы конгэ барып еттек,менэ шундый ерсыдар хэдер Татарстанда,нэмэндэй телдэ ерлайлар алар бер нимэ дэ анлашылмай..щиган мы бу малай эллэ кавказ миллэтлэреннэн мы.

  3. Ясминәгә:

    Мәмнүн-шат, риза, канәгать дигән мәгънәдә

  4. сәфәрче:

    Әй, Алтынбай, соң хәзер, кая карама вә барма — бәк тә бай базар бит, җаның ни тели, шуны сайлап ал. Бар да бар..
    Сәхнәдәге «бизнес — шоу» да нәкъ шулай, самый- шулай гына түгел, самыйның аръягына ук чыккан бугай. Ул Юлайны әйтәсеңме, Рахмай вә Тямай дисеңме , әлеге дә баягы Грей- Җастин һәм Юламан — сиптерәләр генә дер селкетеп сәхнәне. Бар да булган-уңганнар вә туганнар. Иң мөһиме — Ана телебездә җырлайлар!! Шуңа да, аларның булганына мәмнүн калаек….

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

14 − три =