Иң мәшһүр татар композиторларының берсе, беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат итүче, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1958). Камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын эшкәртүче дә булган.

Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында аенда Казанның Суконный бистәсендә дөньяга килә. Аның әтисе Заһидулла Яруллин — халык музыканты, үзе дә байтак кына җыр һәм инструменталь пьесалар, мәшһүр «Тукай маршы» авторы.

Башлангыч музыкаль белемне Фәрит Яруллин әтисеннән ала. Аннары, 1930 елда ул Казан сәнгать техникумына укырга керә. Башта виолончель буенча, тора-бара, махсус фортепьяно сыйныфында белем ала башлый. Техникумда уку елларында ук ул Татарстанның музыкаль мәдәниятына нигез салучыларның берсенә әверелә. Үзешчән хор түгәрәкләрен оештырып, аларга җитәкчелек итә, яңа ачылган яшьләр театрында, сүзсез кинофильмнарда музыка башкара.

1933 елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә укырга керә. Биредә ул композиция буенча мәшһүр профессор Генрих Литинскийда белем ала. Мәскәүдә уку елларында (1934 — 1939) ул җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм форпепьяно өчен соната, кыллы квартет һәм симфония иҗат итә. Әнә шулай яшь композитор үзен төрле жанрларда сынап карый. 1937 — 1938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Ниһаять, 1941 елның җәендә автор «Шүрәле» балетының каралама нөсхәсен балетмейстр Л.В. Якобсонга тапшыра һәм балетны сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала – Бөек Ватан сугышы башлана.

Фәрит Яруллинны да, армиягә алып, сугыш кырына җибәрәләр. 1941 елда ул Ульяновскидагы җәяүле гаскәриләр училищесын тәмамлый, лейтенант дәрәҗәсен ала[1]. 1942 елда ул очраклы рәвештә дусты-остазы Генрих Литинский белән очраша. Танылган профессор Фәрит Яруллинны Мәскәү консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза. Әмма ләкин, рөхсәт хаты килеп җиткәндә, татар композиторын янәдән фронтка озаткан булалар.

1943 елның 17 октябрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровина районында бәргән бәрелешләрдә Фәрит Яруллин һәлак була. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня исемле авылда җирләнә.

Әсәрләре:

«Шүрәле» балеты (1939 — 1941)
симфониянең 1 өлеше (1939 — 1940?)

Камера-инструмент ансамбльләре:

скрипка һәм фортепиано өчен 3 пьеса
виолончель белән фортепиано өчен соната
кыллы квартет
Фортепиано һәм тавыш өчен романслар һәм җырлар

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

7 + девятнадцать =