1. Рамил Тимерханов:

    ҖЫРЛЫЙК БЕРГӘ.
    Уйна гармун , әйдә дускай,
    Җырлыйк без, икәү бергә.
    Җырламыйча түзеп булмый,
    Моңнар җыелды безгә.
    Куш-та. Тезелепләр тора гына,
    Гармуныңның төймәсе.
    Шул төймәгә басып кына,
    Моңнарын бит көйләсе.
    Без җырласы җырларны,
    Кошлар отып алсыннар.
    Без моңланган чакларны,
    Алар да кушылсыннар.
    Куш-та.
    Әйдә дустым, уйна гармун,
    Гармуның бит кулыңда.
    Матур җырлар, җырлыйк әле,
    Туган ягым турында.
    Куш-та.

    Рамил Тимерханов

  2. Рамил Тимерханов:

    САМАУР. ( ҖЫР)
    Өстәлдә торса самаур,
    Өстәлгә ул ямь бирә.
    Өеңдә булса самаур,
    Күршеләр дә еш керә.
    Куш-та.
    Самаурны куябыз,
    Аннан кунак җыябыз.
    Кунаклар күп булсада,
    Барыбыз да сыябыз.

    Янган учактан тутырып,
    Утлы күмер алабыз.
    Ашыкмыйча, сабыр гына,
    Самаурга салабыз.
    Куш-та.
    Самаур чыҗлый өстәлдә,
    Аның кызган күмерләр.
    Кунак көтеп , чәйләр эчеп,
    Үтсен иде гомерләр.
    Куш-та.

    Рамил. Тимерханов.

  3. Рамил Тимерханов:

    ЯЗГЫ ҖЫР. (ҖЫР)
    Таң аткач иртәннәрен,
    Елга буенда томан.
    Муел коя чәчәкләрен,
    Кышкы яуган кар сыман.
    Куш-та.
    Яр буенда тирәктә,
    Сайрый сандугач кунып.
    Сайрыйдыр бик кирәккә,
    Ике күзкәен йомып.

    Сайра-сайра син сандугач,
    Алмагач чәчәк атсын.
    Авылларда таңнар тугач,
    Хуш исләрен таратсын.
    Куш-та.
    Алмаланып чәчәкләре,
    Көзгә чаклы үссеннәр.
    Сынмаенча ботаклары,
    Көчле җилгә түзсеннәр.
    Куш-та.
    Бар алмалар алмагачта,
    Кызарыплар пешсеннәр.
    Өзәм диеп, кул сузгач та,
    Кулга өзелеп төшсеннәр.
    Куш-та.

    Рамил . Тимерханов.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 × 4 =