Башкорт һәм татар биюләрен сәхнәгә куючы классик. 1912 елның сигезенче октябрендә Уфада ( кайбер чыганакларда — Бөре шәһәрендә)туа, балетмейстер, педагог. Мәскәү хореография училищесен тәмамлый (1932). 1932-34 елларда Башкорт театр техникумында бию укытучысы, бер үк вакытта Рус-башкорт драма театрында (Уфа) артист һәм биюләрне сәхнәгә куючы. 1934-37 дә Ленинград хореография училищесендә укый, шул ук елларда Уфада аның инициативасы белән тупланган Башкорт балет студиясе кураторы була. 1937-38 дә СССР Дәүләт бию ансамбле (Мәскәү) балетмейстеры И. Моисеевның ассистенты һәм бию төркеме артисты. 1938 дә БАССР Дәүләт бию ансамблен оештыра, аның сәнгать җитәкчесе була һәм 1940-42 дә Башкорт опера һәм балет театрында баш балетмейстер. 1942-43 тә Башкорт кавалерия дивизиясендә үзешчән сәнгать җитәкчесе. 1944-50 дә ТАССР Җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры, бер үк вакытта 1947-49 да Татар опера һәм балет театры баш балетмейстеры, сәхнәдә «Зөһрә» (Н. Җиһанов, 1946), «Коппелия» (Л. Делиб, 1948), «Доктор Айболит» (И. Морозов, 1949) балетларын куя. 1950 дән соң Уфа шәһәрендә яши башлый, Казанга махсус килгәләп, ТАССР Җыр һәм бию ансамблендә һәм Г. Камал исемендәге Татар академия театрында биюләр куя. Татар опера һәм балет театрында «Шома бас», «Су буенда», «Басмада бию», «Җизнәкәй», «Чалгычылар биюе» һ.б. биюләрне сәхнәләштерә. Фантазиягә искиткеч бай, образларны үтә нык тоемлап, биюләрне югары профессиональ дәрәҗәдә кую сәләтенә, көчле иҗади интуициягә ия балетмейстер. Татар бию сюжеты жанры үсешенә зур йогынты ясый.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре:
БАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944, 1956). БАССРның С. Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1967), «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

http://tatarile.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

7 + 11 =