Күренекле композитор Фасил Әхмәт улы Әхмәтов 1935 елның 23 маенда Татарстанның Кукмара районы Салтык Ерыклы авылында туа. Аларның гаиләсе башта Тулбай авылына, аннары Саба урман хуҗалыгы поселогына күченә, Фасил кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә.

1952 елда Ф.Әхмәтов Казан музыка училищесының баян бүлегенә укырга керә. Бер үк вакытта теория һәм композиция классына да йөри башлый.

1957-1962 елларда Ф.Әхмәтов Казан дәүләт консерваториясенең теоретик композиция бүлегендә профессор А.С.Леман классында укый. Консерваторияне тәмамлагач, ул – Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән редактор. Аннары консерваториядә аспирантурада укый һәм шунда үзе дә дәресләр алып бара. 1975 елда аны Татарстан китап нәшриятына музыка редакторы итеп чакыралар.

Ф.Әхмәтнең халык арасында таныла башлавы аның консерваториядә укыган елларына туры килә. Бер-бер артлы радиодан, эстрададан аның җыр һәм романслары яңгырый башлый. Фортепьяно өчен язылган сонатинасы белгечләр тарафыннан татар музыкасында новаторлык әсәре дип билгеләнә. Аеруча композиторның беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр, бөтен дөньяга мәшһүр А.Бородин исемендәге кыллы квартет репертуарына кереп, безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә башкарыла.

Алга таба да Ф.Әхмәтов камера музыкасы өстендә күп, нәтиҗәле һәм уңышлы эшли.

Композитор төрле уен кораллары өчен музыка язып, үзен төп эшкә – симфоник музыка иҗат итүгә әзерли. Һәм, күп тә үтми, үзен бу жанрда бөтен илгә таныта. «Ф.Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен Ф.Әхмәтов, Русиядә беренчеләрдән булып, РФнең М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Композитор бер-бер артлы «Адажио», «Казан симфониясе», «Фортепьяно һәм симфоник оркестр өчен концерт» кебек күләмле, катлаулы әсәрләр иҗат итә.

1988 елда Ф.Әхмәтовка соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм «Мин гармун булсам иде» исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Татар музыка сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен, Ф.Әхмәтовка РСФСР һәм ТРның халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Ф.Әхмәтов 1998 елның 6 сентябрендә вафат була.

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

два × один =