Бакиров Әнвәр Закир улы – композитор, «Су анасы» балеты өчен 1973 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.

Танылган композитор Әнвәр Закир улы Бакиров 1920 елның 7 июлендә Казан шәһәрендә туа. Музыкаль белемне башта Казан музыка училищесында ала. 1940–1946 елларда ул Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1952 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Ә.Бакиров 1951–1956 елларда Казан музыка училищесында укыта, 1956–1957 дә Татар опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, 1957–1970 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә эшли.
Ә.Бакиров – татар профессиональ музыкасына нигез салучы композиторларның берсе. Ул үз гомеренең 50 дән артыграк елын музыка сәнгатенә багышлый. Композиторның иҗаты жанр байлыгы белән аерылып тора. Ул – ике балет, музыкаль комедияләр, «Тукай» операсы, симфоник, хор әсәрләре, камера-инструменталь музыкасы һәм 200 дән артыграк җыр авторы. Аның «Тальян моңы» музыкаль комедиясе, виолончель өчен сонатина һәм «Иртәнге серенада», «Әйткән идең», «Әй кызлар» һ.б. моңлы җырлары халыкка киң таныла.
Композитор Ә.З.Бакиров уку-агарту эшенә, республиканың музыка һәм иҗтимагый тормышына үзеннән күп өлеш кертә. Ул – музыка буенча татар телендәге «Җыр һәм музыка дәресләре» дигән беренче дәреслек авторы да.
Ә.З.Бакиров иҗатына лаеклы бәя бирелә. Аның «Су анасы» балеты 1973 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Ә.Бакировка Татарстан АССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Әнвәр Закир улы Бакиров 2001 елның 17 августында вафат була.

gabdullatukay.ru

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

12 + двадцать =