Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзен гел кеше өчен борчылам дип белдерә. Әгәр дә берәр төрле ситуациягә карата фикере бар икән, әйтмичә кала алмый. Әмма бу үзе өчен бик кадерле кешеләргә генә кагыла икән.
«Берничә ел элек шундый хәл булды, — дип искә ала җырчы. — Иптәш кызым бер бик җитди адымын эшләгәндә нигәдер тыелып, үз фикеремне әйтмичә калдым. Аннары еллар үткәч… мин уйлаганча килеп чыкты. Дустым әле дә әйтә: син дә шунда әйтмәдең, киңәш бирмәдең, дип. Шуннан бирле минем кредо: начар булып калсам калам, үз сүземне әйтәм. Бер компаниядә сөйләшеп утырган идек. Берсе әйтә: «Моя хата с краю. Я только о себе должна думать»,- ди. Вот шул миңа җитә калды инде. Эчемдәге бөтен җеннәрем кузгалды. Мондый кешеләр эгоист дип аталамы? Әллә мин дөрес түгелме?» — дип уйлары белән уртаклаша җырчы.