Җырчы Чулпан Йосыпова инстаграм да кызыклы тема күтәреп чыккан: радио һәм телевидениегә артистлар акча түләргә тиеш түгел дип яза ул. «Концертта чыгыш ясар өчен, җырны радиода куйсыннар өчен, телевизордан күрсәтсеннәр өчен җырчы акча түләргә тиеш. Кызык, ә? Вәәәт замана… Уйлап карагыз: берәр кафе яисә ресторан безгә ризык бирә. Ә соңыннан өстәп тагын акча түли…
Без ризык урынына җыр алып киләбез, соңыннан тагын акча түлибез. Күз алдыгызга китерегез: бер мәлне җырчылар җыр алып килми башласа, радио белән телевизордан ни тыңларбыз?», — дип язган җырчы.