«Татар радиосы» ди-джее Булат Бәйрәмовның ТМTV каналында эшләп йөрүе юкка булмаган. «Тәмле көрәш» дип аталган кулинар шоуны алып барып ул үзе дә пешекче булып шомарып беткән. Махсус Гашыйклар көненә дип әзерләгән видеосында Булат файдалы киңәшләрен бирә. Интернетта бу файдалы киңәшләрне лайфхаклар дип атыйлар.

Бәйрәмов йөрәк формасындагы алма, бутерброд, йомырга тәбәсе һәм башка төрле ризыклар ясый. Кул астында йөрәк формасындагы кискече дә бар. Видеоны ике камерага төшергәннәр. Булатның ризыклары бик үк барып чыкмаган вакытта камера артыннан «хи-хи» килгән тавышлар ишетелә.

Шунысы өчен бигрәк тә шатбыз — бүген кем дә кем, әмма Ләйсән Гимаева ач калмаячак!

 

  1. флера.:

    Булатын кабул итеп була. Ну Лэйсэнен юк инде.

  2. Булат, афэрин! Молодец! Лэйсэн бэялэгэндер дип уйлыйм))) Бэйрэм белэн!

  3. сәфәрче:

    Пешекче иң кирәкле вә бик әйбәт һөнәр. Бәйрәмгә Булат … күкәй әзерли , дигәнсез. Вәәт шәп булган!
    Тик әзерләү тәртибен вә рәтен генә, берүк боза күрмәсен инде. Ходай биргән хикмәтле бүләкне йокырка тәбәсе белән бутамаса, шәт иншалла, Ләйсәнебезгә көн дә бәйрәм ясар һәм үзе дә бер көн дә нәүмизләнеп ач калмас.. Бай һәм шатланып яшәсеннәр!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

3 × три =