Татар Малай буларак танылган блогер Ринат Галиәхмәтов гаиләсе белән коронавирус йоктырган. Бу хакта ул үзенең инстаграмында яза.

«11 гыйнвар көнне эшкә барып кайтам. Кич белән кисәк хәл бетә, үлеп йокы килә, баш, күзләр авырта башлый. Мин ике сәгать йоклап алам. Торуга Илүзәгә: «Хәлем яхшы», — дим. Үземнең кәеф юк, аппетит юк. Арыгангадыр, алдагы көннәрне авылда идек, йокы туймаган көннәр булды, шулар җыелгандыр дип уйлыйм.

12 гыйнварда машинага утырырга хәл юк, эшкә метрода барам. Төштән соң, сорап, өйгә кайтам. Хәлем начарая бара, бөтен тән сызлый, кан тамырлары авырта, баш авырта, тамак төбе үлекли. Мин көне буе йоклыйм, көн дәвамында су эчәргә тырышам. Градусник 38° күрсәтә. Бер дару да эчмим. Чөнки үземнең организмны беләм. Түзәм… Узар дип уйлыйм.

13 гыйнвар. Иртә белән Илүзәм баш авыртулары белән уяна. Икебезнең дә шул ук бер симптомнар. Хәл юк, баш дирижабль, тәнне боксер кыйнаган кебек, косасы, бәдрәфкә барасы килә. Мин теш пастасын иснәп карыйм, аннан лимон, сгущенканы… Ис сизмим, кабып карыйм — тәм юк… Булды бу…

Сәфинәне чирләтмәскә дип, көн эчендә ике сәгать саен маска алмаштырабыз. Микробларны бетерә торган озон кабызабыз, бүлмәләрне җилләтәбез. Аерым йоклыйбыз. Илүзәм парацетомол эчә, ярты таблетка миңа бирә. Аңа теләсә нинди дарулар эчәргә ярамый, чөнки баланы имезә.

14 гыйнварда ашыгыч ярдәм чакыртмакчы булабыз. Хәл шулай ук начар. «Әйдә тагын бер көн түзик, бәлки, иртәгә җиңел булыр», — дибез. Температура, күзләр авырта, хәл юк. Сәфинә режимында яшибез, ул йоклый — без хәл җыярга ятабыз, ул уяна — без уянабыз. Йоклап алмасаң, организм бик тиз хәлсезләнә.

15 гыйнвар. Хәл җиңеләймәгән. Ашыгыч ярдәм чакыртабыз, 112 номерыннан аралашканда: «Ашыгыч ярдәм булмаса, дежур табиб булса да ярый», — дибез. Без, гомумән, ашыгыч ярдәм чакыртырга күнекмәгән. Безнекеннән хәле авыррак булган кешегә кирәк булыр дип. Бер сәгать эчендә табиб килә, симптомнарны язып ала, нинди дарулар эчәргә кирәк икәнен яза.

Температура 38,5 тән югарырак күтәрелсә, парацетомол;
C һәм D3 витамины;
Арбидол, Арпефлю яки Афлюдал;
7 көн буе 5 тапкыр 3әр тамчы Грипферон.
Бу дарулар безнең өчен, безнең симптомнар өчен. Анкета бирәләр, поликлиникага барып, Covidка анализ тапшырырга кушалар.

16 гыйнвар. Температура төшә, баш авыртулары бетә, хәл җиңеләя, витамин C, ромашка чәе, мүк җиләге суын эчәбез. Мин профилактика өчен арбидол эчә башлыйм. Бәясе — 600 сум. Гриппферонны бушка бирәләр, поликлиникадан волонтер алып килә. Ис, тәм сизмибез. Борыннан ага, тамак төбе шешә.

17 гыйнвар. Борын белән тамак төбе авырта, ис тәм сизү юк. Хәл яхшы. Авыруның пигы үтте, кәефләр яхшы.

18, 19, 20, 21 гыйнвар — хәл яхшы. Борын, тамак борчып тора. Ис, тәм тою юк. Эчкән даруларым — арбидол һәм С витамины. Булыштымы, юкмы, әйтә алмыйм. Һәр кешенең организмы төрле, кемгәдер дарулар булыша, кемгәдер юк.

22 гынвар. Кәефләр яхшы, ис, тәм юк. Әзрәк тамак борын борчый.

25 гыйнварда хастаханәгә барабыз, Covidкa анализ бирәбез.

Бу чир үзен төрлечә күрсәтә. Былтыр февраль аенда Илүзәм ике атна чирләде, мин температура белән генә 3 көн яттым. Быел менә бөтен симптомнар белән кәкрәйдек. Чирләп китсәгез, сузмагыз, үзегез дәваланмагыз. Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Директка, комментарийларга нинди генә дарулар, кремнар, бальзамнар тәкъдим итмиләр. Исем китә чирләгән кеше өстеннән акча эшләү уй-фикере булган кешеләргә. Оятсызлар.

Үзегезге саклагыз, исән-имин булыгыз!

Гаиләдә бала булганда, чирләп йөргәнеңне сизмисең дә. Баш авыртамы, хәл юкмы, температурамы, барыбер. Бала яшәргә көч бирә!» — ди яза ул.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

девять + шестнадцать =