Башкорстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиевның 80 яшьлек әнисе Нәсимә апа 6 апрельдә вафат булды. Үлгәннән соң анда коронавирус авыруы булуы ачыкланды. Ләкин Нәсимә апаның әлеге йогышлы авырудан үлмәвен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзе раслады. Җырчы үзе дә кадерле кешесенең үлеменең сәбәбе ишемия икәнлеген әйтте

Шушы көннәрдә Әнвәр Нургалиев газиз әнисенә багышлап, үзәк өзгеч җыр яздырды. «Бу җырны әниемнең якты истәлегенә багышладык. Үзизоляция режимы булганга, җыр әлегә телефонның диктофонына гына яздырылган. Соңрак эшләп бетерербез. Дусларым, җырның авторлары Мурат Гайсинга, Айгөл Вәлиуллинага, Раил Өметбаевка зур рәхмәт!» — ди җырчы.

«Шундый сүзләр кирәк сөеп, юатырдай,

Сүнгән күңелләрне назлап уятырдай.

Канат куеп иңгә, бирешмәскә җиргә

Шундый җылы сүзләр ишетәсе килә.

Шундый сүзләр кирәк тәме бетми торган,

Шундый сүзләр кирәк җаннан китми торган.

Нигә шундый сүзләр әйтелә соң сирәк?

Җылы сүзләр әйтик, әйтик әле күбрәк!

Шундый сүзләр кирәк сагыш куа торган,

Аны ишетүгә кабат туа торган.

Яшеннәрне куып, кояш чыгарырдай,

Сабый бала сыман ихлас куанырдай», — дип җырлый Әнвәр Нургалиев.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Бу җырны без багышладык Эниемнең якты истэлегенэ🙏 Эту песню мы посвятили светлой памяти моей Мамы🙏 Запись производилась на диктофон телефона,в режиме самоизоляци,строго не судите🙏,потом доработаем 🙏 Огромное спасибо моим друзьями muratgaisin @fan_muratgaisin музыка,текст #айгульвалиуллина ,сведение @railumetbaev ,Запись Казым @elinka.anvarovna_15 #башкортостан #жылысузлэр #татарэстрадасы @akcharlak_official @tatar_today @tatar_estrada @bolgarradiosi @tatarradiosi @azatliq @tmtvonline

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

17 − тринадцать =