Алсу Фазлыеваның әтисе Фидаил абый вафат булганга бер ел узган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә пост урнаштырган.

“Тормышымның әтисез бер елы үтеп китте. Шушы бер ел эчендә тормышыбызда зур үзгәрешләр булды. Өченчегә бәби көтүебез — иң зур яңалык. Менә шушы хәбәрләрне әти ишетсә, безнең өчен бик сөенер иде, уңышларыбыз өчен горурланыр иде дип уйлыйм һәрчак.

Пенсиягә чыгып, шуның рәхәтен күрми, бер генә дә ял итмичә китте дә барды… Бик үкенечле. Әни белән бергә дә була алмадылар: ул эштә, юлда, ә әни өйдә дөнья көтте. Безне — өч баланы кеше итәбез дип, гомер буе тырыштылар. Үлеменә 3 ай кала гына бит әле ул Чиләбе өлкәсенә кадәр КамАЗда үзе руль артында барган кеше! Яшь килеш, күпме энергиясе булган килеш китте дә барды. Ә безнең өчен ул чираттагы командировкасына кузгалган кебек. Кайтыр дип бер ел инде көтәбез…

Ул тиктормас, эш сөючән иде. Без дә бу елны гел эштә уздырдык. Эштә булуыбыз, «кайнап торуыбыз» өчен әти күкләрдән карап сөенәдер дип уйлыйм.

Тыныч йокла, әти! Сагынабыз, юксынабыз. «Мин — Фидаил кызы» — дип горурланып әйтә алуым өчен чиксез рәхмәт сиңа, әтием!!!”, — дип яза Алсу.

Алсу Фазлыеваның әтисе узган ел 10 март көнне пневмониядән вафат булган иде. «Матбугат.ру»га билгеле булганча, Фидаил абыйны белгәннәр аны бары тик яхшы яктан гына искә ала: Балтач районының алдынгы, Татарстанның атказанган техник хезмәткәре исеменә лаек булган кеше ул.

Кайгылы хәбәрне узган ел җырчы гаилә социаль челтәрдә үзе хәбәр итте. «Хуш, Әти!!! Син зур йөрәкле, бик ярдәмчел, бик тырыш, безнең яраткан Әти идең! Бик иртә киттең! Кулдан килгәннең барын да эшләдек. Урының җәннәт түрләрендә булсын! Без Сине бик яратабыз», — дип язды Алсу ул вакытта.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

три + 18 =