Кайберәүләр җырчы һөнәрен нормаль һөнәргә санамый. Һөнәр мени инде бу станок каршында тормагач, кирпеч ташымагач. Ә бит җырчылар да зур хезмәт куя. Авыр хезмәт куя. Һәр һөнәрнең үз авырлыгы. Алай гына да түгел, күп кенә җырчылар теге яки бу оешмаларда рәсми рәвештә эшлиләр, трудовойлары бар, хезмәт хакы алалар.

Кемдер филармониядә, кемдер Халыклар дуслыгы йортында, кемдер «Казан» милли-мәдәни үзәгендә яки башка оешмада теркәлгән. Менә Алсу Әбелханова да моңарчы рәсми рәвештә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә (НКЦ) эшли торган булган. Әмма ике көн элек 10 гыйнвар көнне бу эштән киткән, рус әйтмешли «увольняться» иткән. Сәбәпләре билгесез. Әмма хәерлегә булсын!

  1. Анда акыллы, картаеп баручы хатынга караганда,
    ангыра яшь кызлар кирэгерэктер….

  2. Нишләргә:

    Артист һөнәре ул акча эшләү. Акчалары күп, сәхнәдә җырлап акча эшләп тик йөриләр.

  3. Позитив:

    Хәзер кая гына барма, һәр оешманың үз законы үзендә, дөресрәге законсызлык хөкем сөрә, тикшерү килсә дә, җайлап-майлап озаталар, ә хезмәт итүченең фикере белән исәпләшмиләр, үзләренекен көчләп тагалар. Мөгаен, Алсу болар белән килешмәгәндер, кол хезмәтен үтисе килмәгәндер.

  4. бу «талант» житэрлек сауды инде татар халкын,
    чит илгэ кучеп китэдер…байлыгы да житэрлектер инде…

  5. тавышы бик аз иде микрофон-фанера жырчысы.халыкны алдаудан туйгандыр .

  6. Зәлия:

    Увольнятся сүзенең дә татарчасын белмәгән килеш, кулыгызга ник каләм аласыз?!

  7. Белгеч:

    Кайсы уйлап тапты сон, ул русча суз кулланып язуны, сойлэуне. Уз гомерегездэ: «Татарча эйтмешли»- диеп бер татарча суз кыстырган урысны кургэнегез бармы? Татурслар гына тугел, урыстатлар булып барабыз тугелме?

  8. Эльвира:

    Ии бигрәк тозсыз сүзләр, мәгънәсез фикерләр язып утырасыз да инде! Ничек итеп сауган соң ул халыкны ә? НКЦ — бюджетная организация, димәк, анда эш хакы бик аз. Әйтик, шул бер айлык хезмәт хакын ул артистлар бер көндә эшли ала. Әмма шуңа да карамастан, алар озак еллар дәвамында үз эшләренә тугры булып кала бирә. Алсу да биредә 15 елдан артык эшләгән кеше. Анда эшләү җиңел түгел, теләсә кая командировкаларга да җибәреп торалар. Тынгысыз эш, кыскасы. Монда сөйләнеп утырганчы шуларны уйласагыз иде бераз. НКЦда үз эшен яраткан кеше генә озак эшли ала. Алсу, гомумән, тырыш артист. Аның репертуарында тузга язмаган җыр, гардеробында теләсә нинди кием юк. Һәрнәрсәгә игътибарлы, үзенчәлекле карашлы җырчы. Алдагы тормышында зур уңышлар Алсуга!

  9. сәфәрче:

    Бик тә хәтәр сорау биргәнсез әле , Эльвира сеңел, халыкны ничек саву турында, дим. Соң, инде каладагы син дә вә башкаладагы синең исемдәге зирәк кызларыбыз шуны да белмәсә, бөтен авырлык авылдагы олыгаеп килгән савымчы апалар кулына кала инде…
    Ә Алсуга, әлбәттә, уңышлар телик!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

12 − 5 =