Инстаграмда аккаунты булмаган татар җырчысы бар микән бүген? Айваз Садыйровның да бар ул, гәрчә җырчы булмаса да. «Татар радиосы»ның баш мөхәррире күп кенә дусларының, танышларының тормыш-көнкүреше белән шуннан танышып бара. Әмма инстаграмдагы постларның кайберләре аны аптырашта калдыра.

Айваз Садыйров белән дин темасына кереп кителде. Өстә язган ризасызлык әнә шул темадан агып чыкты да инде. «Кайбер танышларымның инстаграмнарына карасаң, шаккатасың. Иртә белән алар мәчеттә җомгада, ә кич белән берәр күңел ачу урынында бокал белән», — ди Садыйров. Үзе дә җомгаларга йөргәли икән. «Татар радиосы» редакциясенә иң якыны — Болгар мәчете. Айваз хәзрәтне еш кына шунда күрергә мөмкин. «Тормышта икейөзлеләнмик, дуслар, ике төрле тормыш алып бармыйк!», — ди «Татар радиосы»ның баш мөхәррире һәм «Татар җыры» фестиваленең алыштыргысыз алып баручысы.

«Артистлар.ру» сайты (сылтама кую мәҗбүри!)

  1. сәфәрче:

    Айваз хәзрәтнең FM- манарадан авазы, дисез инде. Әйбәт бит… Тик, җәмәгать, шул ике яклы » икейөзлек» өчен Нәбиулла бабаның мөләем банкир кызы белән чүт талашып бетмәдек түгелме соң!? Булдыралар бит, әй , безнең дә хәсрәт инет- сөрәнчеләр …

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

18 − 17 =