1984нче елның 16 июнендә туа. Әтисе — Ләбиб Лерон – язучы, әнисе Фидания — татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Айсылуның сеңлесе Ләйлә һәм энесе – Бәхтияр бар.

Бала чагында Айсылу трамвай йөртүчесе булырга теләгән иде.

Мәктәпне бетерүгә Айсылу Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында белем ала.

Хәзерег көндә Айсылу Лерон Казан Дәүләт университетында журналистика факультетында педагог булып эшли, шулай ук “Татар радиосында” диджей, “Яңа гасыр” каналында “Хәерле иртә” тапшыруын алып бара.

Яшь чагыннан ук Айсылуның девизы “Бирешмәскә!”. Ул узе шикелле җаваплы һәм максатчан кешеләрне ярата, ә ялкауларны, зарланып йөрүчеләрне түзә алмый. Шулай ук спектакль вакытында йүткереп утырган кешеләрне яратып бетерми.

Үз сүзләре буенча, Айсылу җәй көнне төнге Казанны бик ярата. Айсылу Леронның яраткан китабы – “Чалыкышу”, ә тарихи персонаж – Аполлон.

Аның фикеренчә иң профессиональ кешеләрнең берсе – Роберт Исламов (“Удар Татар” КВН төркеме), чөнке ул бик креатив кеше.

Айсылу Лерон шундый билкеле кеше булуына карамастан, үзен бик оялчан кеше дип саный.

http://tatpolis.ru/ajsylu-leron

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

6 + 12 =