Алабута утап үскән яшь җырчы Айсылу Габдинова (популяр башкаручы Айдар Габдиновның кызы) шактый таныла бара. Хәзер ул инде ерак җирләргә дә гастрольгә чыккалый. Шушы көннәрдә Оренбург халкы Айгөл тавышын ишетү бәхетенә ия. Мәсәлән, бүген 9 август көн, Айсылу Габдинова афишасында Беренче Зубочистка дип язылган.

1

Баксаң, Оренбург өлкәсендә Беренче Зубочистка һәм Икенче Зубочистка дигән авыллар бар икән. Бу авылларда татарлар яши ди.

2

 

Айсылу Габдинованың Татарстандагы тыңлаучыларын бу атама гаҗәпкә калдырган. «Алыштырырга кирәк ул исемне! Әнә бит, Сехтермә һәм Кер-Хайван авылларының исемнәрен алыштырдылар». Әле Азнакай районында Буклы авылы да бар иде. Ул үзеннән-үзе бетте.

Икенче бер тыңлаучы татар теленең сафлыгы сагында тора. «Беренче Зубочистка авылын татарчага дөрес итеп, Беренче Теш Казыгыч дип тәрҗемә итәргә кирәк», — ди ул.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

18 − 6 =