1943 елның 20 маенда Питрәч районы Күн авылында туа.

1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм төрле урыннарда: 1971–1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда — режиссер, 1974–1975 елларда Курчак театрында — администратор, 1975–1976 елларда филармониядә нәфис сүз сөйләүче, 1976–1978 елларда Республика күчмә театрында артист булып эшли. 1978 елдан — Татар академия театрында. Төрле яшьтәге һәм характердагы тормышчан образлар иҗат итә.

Аның рольләре: Азамат — «Китмәгез, тургайлар!» (А.Гыйләҗев), Мирсәет — «Талак, талак» (Х.Вахит), Фараон — «Нихәл, яшь иптәш?» (Ш.Тот), Дерамо — «Болан-Патша» (К.Гоцци), Кучкар — «Зөлфия» (К.Әмиров), Андрей — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча), Камали — «Бәхетсез егет» (Г.Камал), Камаев — «Булмас димә, дөнья бу» (А.Вампилов), Якуб Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз», Хәлиулла — «Илгизәр + Вера», Шәһит —«Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин), Адаш — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Ногман — «Мирас» (Г.Каюм), Кадыйрбирде — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Транио — «Явызлыкка авызлык» (В.Шекспир), Пеппино — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.

http://matbugat.ru/enc/hafizov-aydar-sadri-uly-aydar-hafiz-2582

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

восемь + тринадцать =