Адель Хәмзин 1984 нче елның 19 декабрендә Казанда туа. Адель иҗади, музыкаль гаиләдә үсә. Аның әтисе – Алмаз Хамзин (хәзер конферансье, пародист) “Казан кызы” группасында җырлады, әнисе “Саз” ансамбле белән чыгыш итә иде. Аделгә 5-6 яшь булганда әтисе төркеме белән җырларга аранжировкалар яза иделәр, ә кечкенә Адель кызыксынып йөргән.

Адельның 12 яшендә әтисе аңа компьютер һәм синтезатор ала. Адель Хәмзин урта мәктәп белән музыкаль мәктәпне дә бетерә, соңырак Татар Дәүләт Гуманитар-педагогика университетының музыкаль факультетында белем ала.

Университетта укыган чагында, Адель Хәмзин “Сафар” төркеме белән студентлар фестивалендә беренче урын ала, соңырак “Ягымлы яз” бәйгесендә Гран-прига лаек була.

Зур сәхнәгә Адель Хәмзин беренче тапкыр Хәмдүнә Тимергалиеваның клавишнигы буларак чыга.

Бүгенге көндә Адель Хәмзин звукорежиссура белән шөгылләнә, җырлар яза, концертларда катнаша, диджей булып эшли. “Сәләтлә кеше барлык эштә сәләтле” дигән мәкалә нәкъ Адель Хамзин турында.

http://tatpolis.ru/adel-xamzin

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

1 × два =