Танылган шоумен Рамил Шарапов сәхнәдән бушаган арада балыкка йөрергә ярата. Күптән түгел балыкка барулары шактый уңышлы тәмамланган. Иртәнге дүрттән төшке ашка кадәр утырганнар. Нәтиҗәдә өч кешегә тоткан балыкларның гомуми авырлыгы 20 килога җитә язган, дип белеште «Артистлар.ру». Фотодагы байлыкны боҗрага тотканнар. Сулыкның төбенә кыл белән көймәдән туп хәтле кормушка төшерелә, ә кармаклы кылны исә шул кылга боҗра (кольцо) белән беркетеп җибәрәләр. Агымсу кормушкадагы икмәк, ботка һәм башка азык-төлекне юдырып, якын-тирә балыкларны үз янына җыя. Һәм шунда көтмәгәндә татар эстрадасы йолдызы кулыннан төшкән суалчан килеп чыга. Гадәттә, бу ысул белән корбан балыгын (лещ, подлещик) тоталар. Шарапов көймәсендә дә шулар ята. «Сомга йөрергә весым җитми, шуңа лещ тотам» — дип көлә Рамил.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

два × пять =