Соңгы елларда  интернет – флешмоблар зур танылу алдылар. 2016 нчы елда шуларның берсе Манекен Челлендж (Mannequin Challenge) булды. Аның асылы шунда: катнашучылар видеога төшерү барышында төрле кыяфәттә хәрәкәтсез калырга тиешләр.

Манекен Челленджка аз гына соңарып җырчы Зөлфәт Зиннуров та кушылды. Яңа елның беренче көнендә Инстаграмына флешмобның видеосын куйды. Кыска гына вакыт эчендә аны тугыз меңләп кеше караган. Сез дә күз салыгыз әле:

 

 

  1. сәфәрче:

    Җегетләрнең бик тә авыр хәле вә хәләте, күрәсез, күз кабаклары күпергән һәм борыннары салынган ..
    Аларның , өч борынга бер Тундра ачып, траурда чагы, үткән Елга — поминка, ә Яңасында — бераз җылыну өчен, җиңелчә генә иртәнге разминка!!
    Көч вә куәт бирсен инде Ходай боларга, бүгенге кышкы суыкта, бу «Чат»та мәникен булып катып вә кукыраеп утырырга…

  2. Пинсиянир:

    Бу ару гына кешенең баласы булырга ошаган. Әллә нинди ярамаган әшәке оешмаларга кушылып харап кына була күрмәсен иде дип телим. Теләгем кабул гына була күрсен иде инде. Сез картларны бигрәк нык куркытмагыз әле балакайлар, әллә нинди җирләргә барып кушылды диеп, болай да бик куркыныч дөнья бит.

  3. сәфәрче:

    Әй, Пин Си Янь Ир туган! Шактый ук Олуг Картка охшагансың, теләкләрең дә изге, буразнаны да артык бозмыйсың үзең, диюем. Тик, яшьти, дөнья бик куркыныч бит дип, ир-егетләребез дә куркып, мич башында гына утырсыннармы инде хәзер? Яшь чакны, юләр чакларны искә төшер инде һәм исәпкә алсаң иде. Аннан хәтергә китер, еракта вә күңелдә калган , хур кызларыдай беренче сөйгән ярларның шифалы мәгънәле бик хәтәр җырларын.. «Егет булып, куркак булса, бар булганчы- юк булсын!»
    Ир- егетләребез бер нидән дә курыкмыйча чып-чынлап, җиң сызганып эшкә тотынса, хөрмәтле бабайларга гына түгел, пенсиян Иркә әбиләребезгә дә җитәр әле,. Югыйсә… уйларга да куркыныч…..
    Әгәр дә мәгәр инде менә алар тотынса вә эш башына утырса һәм дә яше кырыкка да җитмәгән кыйгач кашлы Карлыгачларыбыз » Булмагач» белән «Ачы тау»ны җырлый башласа, була инде хәлләр….. Бизнес кына түгел, бөтен фани дөньясына — фитнес-ззз!!
    Биш егетебез » Алмагач»ны җырласын, ә яннарында җиде фәрештә күк кызыйлары биеп торсын, — дигән теләктә калыйк!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

шесть + 4 =