Үзизоляцияләү режимыннан саф һавага чыккан һәм урамда видео төшергән Зәйнәб Фәрхетдинованы тамашачылары танымаган. Алай гына да түгел, негатив комментарийлар калдырырга да күп сорап тормаганнар.
«Бу ак чәчең белән 100 яшькә картайгансын!!!» — дип язганнар аңа.
«Әй рәхәт комплементлар ишетеп яшәве. Менә күрерсез киләсе фотога шул сүзләрегез ярдәме белән, яшәреп тә китәчәкмен әле», — дип җавап яза мондыйга каршы җырчы.
«Кояштан күләгәгә качабыз, икенче яктан бераз кояшлы көн булса, урамга тарта. Язларын юл буйлары сары чәчәктә була, шул тузганакның да матурлыгы күңелләрне шатландыра бит! Сары — сагыш төсе дисәләр дә, язларында кояш күрергә тилмереп, арыган күңелләрне кутәрә ул! Чәчләрне тузгытып, мин дә бер тузганак кебек кояшта җылынып кердем! Исән-сау кешегә барвсы да куаныч! Сау-саләмәт булыгыз!» — ди ул.