Кая ага бу гомер, диярсең! Һәрвакыт яшь җырчы Закир Шаһбанга да 50 яшь тула икән. 6 сентябрь көнне ул ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итәчәк. Котлаулар кабул итү гаиләдә генә булмас дип көтелә. Бу көнне Закир әфәнде зур концерт куймакчы. Юбилей тамашасы Филармония залында булачак. Анда җырчының туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелачак.

Закир Шаһбан тумышы белән Новосибирски якларыннан. Казанга аны мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров чакырып китергән. Легендар җырчы Закирның талантын Себергә гастрольләр вакытында күреп алган. Күп еллар Закир Шаһбан «Заман» төркемендә җырлады. Аның «Кайда син, гармун?» дигән җыры ул заманның иң популяр хитларының берсенә әверелде.

Закир әфәнденең ныклы терәге — тормыш иптәше Гөлүсә. Әлеге матур тандем гаиләдә дә, иҗатта да бер-берсен тулыландырып яши кебек.

Юбиляр үзенең социаль челтәрдәге битендә уенын-чынын катыштырып, болай дип язып куйган:

Шестого Сентября в свой день рождения приму с любовью Ваши поздравления!:) и в этот день мой будет бенефис, пожалуй буду петь для Вас на бисс!:) а место нашей встречи филармония, где будет нам сопутствовать гармония! Я буду петь однако на татарском! Нет лучше песни для души лекарства!!! На праздник песни приглашаю Вас! Не пожалеете! Всё будет КЛАСС!!!

2

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

девять − 1 =