Дилә Нигъмәтуллина инстаграмда алкоголь темасына карата кызыклы язма элгән. Баксаң, җырчы гомумән исерткеч эчемлекләр кулланмый икән. Баш тартуы дини карашлар аркасында түгел. «Бу минем шәхси карар», — дип яза ул.

«Без студент елларында спиртлы эчемлекләрнең төрлеләрен татып карадык. Мин ул чакта ук спиртлы эчемлекләрнең минем тема түгеллеген аңладым. Шуңа күрә, еллар узу белән алар ашказаныма сирәгрәк эләгә барды.

Бервакыт гастрольләрдә коньяк эчеп агуландым. Бу хәл алкоголь темасына зур нокта куйды. Шуннан бирле мин аның белән дус түгел.

Тик мин чамасын белеп, үз-үзләрен контрольдә тота белә торган кешеләргә нормаль карыйм. Гомумән, һәр кеше үзенә ничек яшәргә кирәклеген үзе хәл итә. 

P.S. Аракы (яки самагон) коронавирустан бик булыша дигән фикер яши. Безнең гаиләдә бу бәхәс бүгенге көнгә кадәр дәвам итә» — дип яза Дилә Нигъмәтуллина.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

три + 2 =