Әнвәр Нургалиев инстаграм сәхифәсендә күңелләрне куптара торган пост урнаштырган. «Әти баянын сагынган, дустым аны өр-яңа итеп ясап бирде, бармаклары бик йөрмәсә дә, көен чыгара. Моң-сагыш көйләрендә! Әй шатланды инде баянына!» — ди ул. Әнвәр Нургалиев үзе дә баянга кушылып җырлый.
Бу язмадан күпләрнең күңеле тулган.
«Үзе уйный, күңеле елый. Чөнки ялгыз калган аккош кебек ул»;
«Әнвәр, әтиегездән моң агыла. Шул ук вакытта күзләрендә сагыш. Олы рәхмәт үзенә. Күзләремнән мөлдерәп яшь тама, әтиемне сагынганга»;
«Видеогызга караган саен йөрәк өзгәләнә. Ялгызлыкны бик авыр кичергәне абыйның йөзеннән үк күренә, бик ямансу аңа. Шундый матур яшиләр иде әти-әниең, Нәсимә апа кояштай балкый иде. Бик юксынабыз аны. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Сезгә исәнлек-саулык телим» дип яза тамашачылары.