Җәй айлары — уку беткән чор. Кайбер студентлар семестр яки яртыеллыкны гына түгел, ә тулаем уку чорын яба. «ТНВ» каналының яшьләр редакциясендә эшләүче Венера Иванованың да иңеннән зур йөк төште. Шушы көннәрдә ул Казан (Идел буе) Федераль университетынын тәмамлады. Белгечлеге буенча — журналист. Күргәнегезчә, диплом теләсә нинди төстә түгел, ә кып-кызыл. Венера өчен бу инде икенче югары белем. Моңарчы ул Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган иде. Эшендә икенче югары уку йорты дипломы кирәге чыгар дияр идең, әмма Венера Иванова моңарчы да журналист эшен уңышлы гына алып барды. «Яшьләр тукталышы» һәм «Яшьләр онлайн» тапшыруларында алып баручы, «Аулак өй» программасында режиссер, күп кенә концерт-тамашаларда конферансье буларак күрәбез аны.

Яңа дипломының рәхәтен күрсен. Котлыйбыз!

  1. Аноним:

    Эшендэ hэм тормышында зур унышлар насыйп булсын

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

два × два =