Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшинның «Красивая/Хороший» дигән хиты ныклы адымнары белән тамашачы күңелләрен яулый бара. Шунысы кызык, әлеге җыр рус телле аудиториягә дә бәреп керергә мөмкин. Әйтик, Казанда иң популярлар рәтендә булган рус телле «БИМ-радио» эфирында ул көненә әллә ничә тапкыр яңгырый.

Бүген исә «Коробка передач» тапшыруында катнашкан автомобильче дә сорады бу хитны. Димәк, тамашачылар ягыннан да сорау бар. Исегезгә төшерәбез, заманында Вәсилә Фәттахованың «Туган як» хитын рус телле тамашачыга танытуда «БИМ-радио»ның өлеше зур булды. Кайбер тыңлаучылар «Туган як» дигән сүзне дөрес итеп әйтә дә алмый иде, хәтта. Әмма эфирга шул җырны куюны үтенә иде. Шул рәвешле «Туган як» зур популярлыкка иреште, блютус аша телефоннан телефонга йөрде. Хәзер шул ук язмышны Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшин башкаруындагы «Красивая/Хороший» хиты кабатларга мөмкин.

  1. сәфәрче:

    Гүзәлгә тел-теш тидерерлек түгел, күз генә тимәсен. Ә менә оланга Гусарская баллада дастанындагы корнет җиләне белән давным — давно җыры килешәрәк төшәр иде…. Җайдак кызыбыз, Алабугада алабута утап үсмәсә дә, якташ вә үзебезнең герой бит.

  2. Юк инде ни дисэн дэ Уразовада бию. Ник жырлаганда да,сойлэгэндэ дэ озын бармакларын селтэп сойлэвен анламыйм!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

15 − 6 =