«Болгар кызлары» төркеменең җырчысы Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире Тимур ике улын, әниләреннән аерып, Казахстанга алып киткәне хакында язган идек.
Инде чираттагы суд утырышы да узды. Әмма суд карарына карамастан, Тимур Шәрифуллин балаларны әниләренә әлегәчә кире кайтармый.
«Безнең авыр булса да тыныч, әмма бәхетле тормышыбызны әллә ничә еллар буе балаларның сәламәтлеге, минем акчам бармы-юкмы икәнлеге белән дә кызыксынмаган кеше бозды. Бер мизгелдә ул безнең тормышыбызга килеп кереп, аны тоташ тәмугка әйләндерде. Ана газабы — коточкыч газап. Кайчандыр син ышанган һәм яраткан кешеләрнең шулкадәр мәрхәмәтсез булуы башыма сыймый», — ди Айгөл.