Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар мәктәбе – Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С. Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара. 1922 елда С.Садыйкова П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Аны уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы буларак гаҗәеп таланты ачыла.

Утызынчы елларда С. Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә Салих Сәйдашевның бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра.

1934 – 1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә: Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында Рәйханә, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һәм башкалар.

Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.

Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.

Бүләкләр:
Татарстанның атказанган артисткасы (1939),
Татарстанның халык артисткасы (1977),
Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1984),
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүлеге(1990).

https://tt.wikipedia.org

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

девятнадцать − семь =