Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем «Син һәм мин» дигән яңа концерт сезонына әзерләнә. Быел концертлар бик чыгымлы булырга охшаган, чөнки тере тавыш, реаль уен кораллары булачак. «Флешка тыгып концертка йөрү заманы артта калды, үсәргә кирәк», — ди Салават. Чыннан да әгәр Казанга Мәскәү артистлары килә икән, аларның флешка тотып йөрүләрен күз алдына китереп булмый. Ни өчен соң әле татар артистлары республикабызның шәһәр-районнарына чыкканда шулай эшли. Ярамаган тагын дипме?

Концертларның быел бик чыгымлы булуларын аңлый Салават. Шулай да бу эшкә барган. Иң мөһиме хәзер коллективның тулы составта исән-сау булуы. Сәхнәдә 20гә якын кеше катнашулы. Әгәр бер генә музыкант авырып китсә дә, инструменталь ансамбль яңгырамаячак. Ә бит көз айлары, борыннар җебеп йөри торган чак. Шуңа күрә Салават музыкантларына әйткән, җылы киенегез, аякларыгызга җон оек киеп йөрегез, әмма концерт туры тәмамланганчы берегез дә авырыйсы булмагыз дигән. Сүз уңаеннан, музыкантлар төркемен Миңнеханов Чаллыдан тапкан. «Сафари» төркеме егетләре — үз эшләренең осталары. Бүген Салават һәм Гүзәлем атнасына ике тапкыр Казаннан Чаллыга репетициягә йөриләр. Үзегез дә җон оек киеп йөрсәгез иде, дип телик аларга.

P.S. Җон оек дип түгел, ә йон оек дип язылганын беләбез. Салават ничек әйтте — шулай яздык.

  1. сәфәрче:

    Дөрес, фани дөньяда исән- сау булу иң мөһиме, тазалыкны казага калдырып булмый. Ул көзге зәхмәтләрнең, томау дигәне, үзе генә дә ни тора. Төчкертә вә йөткертә, шайтан кебек сикертә. Тамак бетү, үпкәгә салкын тию, аларын — Ходай күрсәтмәсен! Шуңа да, аяк белән тамакны гына түгел, авыз-борынны да каплагыз вә саклагыз. Әле җыры- такмагы да бар бит, Түччә әби турында. «Ике бөртек җоны калган, әртистләргә мыекка». Күрәсең, юкка түгел — юкка түгелдер… Тик дөнья хәлен белеп булмый, флешканы да алырга онытмагыз, оланнар.
    P.S. Ә әртисткә хатын-кызларыбызга — зәңгәр яулык, кондыз тун һәм дә дөя мамыгыннан нечкә билгәчә нәфис соры оек…

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

пять × 4 =