Салават Фәтхетдинов инстаграмда язылучыларын шаккаттыруын дәвам итә. Бу юлы тулыр-тулмас чиләк сөт күтәреп кайткан. “Хөрмәтле җәмәгать, завферма эштән кайтты. Менә 4 көн буена шулчаклы сөт җыелды яңа кәҗәдән. Хәзер кәҗә сөтеннән сыр ясыйбыз. Рецептын җибәрербез, — ди ул.
Видеодан күренгәнчә, җырчының тормыш иптәше Ләйсән сыр ясый.
—Менә шундый идеаль, матур сыр килеп чыкты. Кемнең кәҗәсе бар, барыгызга да тәкъдим итәм, ясап карагыз, — ди җырчы.
Моңа җавап итеп Җәвит Шакиров сәхнәдәш дустына комментарийларда: «Сыры бик матур куренә. Төсләре дә сап- сары. Көнләштердең берәр кәҗә алмыйча булмас тагы» дип, шигъри юллар калдырган.
Юмор остасы, Салаватның шәкерте Данир Сабиров та: «Хөрмәтле зав.фермы, кәҗәгезне сакларга акыллы эт кирәк булса, за охрану көненә 1000 тәңкә можно и на бартер. Сездән сөт бездән охрана» дип шаярткан.
Посмотреть эту публикацию в Instagram