Җырчы Ришат Төхвәтуллин «Сәйлән» телевизион балалар проектында жюри буларак катнашканнан соң талантлы балалар өчен музыкаль продюсерлык үзәге ачкан. Халкыбызның талантларга бай булуына тагын бер кат инандым, ди ул.
Үзенең инстаграмында җырчы болай дип уртаклаша:
«Сәйлән» телевизион балалар проектында жюри буларак чакырулы идем. Конкурстан соң, балалар белән аралашкач, мин аларның төп проблемаларын ачыкладым: бу — музыкаль яктан бизәлеш, үз яшенә туры килмәгән репертуар сайлау һәм, әлбәттә, тавыш кую, вокал техникасы белән бәйле кыенлыклар.
Һәм шунда чын мәгънәсендә сәләтле балаларга яңа дәрәҗәләргә күтәрелергә ярдәм итәрдәй музыкаль продюсерлык үзәген (лейбл) ачу идеясе туды», — ди ул.